Республика ҮСК “Яшьләр яшьләргә сайлаулар турында» дигән акцияне башлап җибәрде

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан, шулай ук Татарстанда яшьләрнең хокукый культурасын һәм электораль активлыгын күтәрү чаралары кысаларында “Яшьләр яшьләргә сайлаулар турында» дигән республика акциясе үткәрелә.

Бу акция югары һәм урта уку йортларында 18 декабрьдә – сайлау кампаниясе башлану турында рәсми игълан ителгән көндә – башланып китте һәм тавыш бирү көненә кадәр дәвам итәчәк. Бүген чара Казан дәүләт медицина университетында узды.

Акция кысаларында югары һәм урта уку йортлары территорияләрендә белем бирү лекторияләре үткәрелә, “Россия Федерациясе Президентын сайлаулар” дигән мәгълүмати мәйданчыклар оештырыла, анда фотога төшерү һәм  социаль челтәрләрдә урнаштыру өчен күргәзмә мәгълүмати афиша-плакатлар, “Татарстанның электораль картасы” мәгълүмати баннерлар куела. Аларның рәсми хэштегы -  “Илнең төп сайлаулары  /Мин сайлауларга барам/ Россия Президентын сайлыйм”.

  “Сайлау комиссияләренең яшьләр белән хезмәттәшлеге бик мөһим. Яшьләр социаль медиакиңлекләрдә эшләү инструментларына ия һәм мәгълүматны яшьтәшләре аңларлык телдә җиткерә ала, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе  Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Бүгенгә Сайлаучылар регистырында 800 меңнән күбрәк 18дән 35 яшькәчә татарстанлы теркәлгән. 2018 елның 18 мартында 18 яше тулачак 65 егет һәм кыз да шул санда. Без Үзәк сайлау комиссиясендә студентлар, яшьләр оешмалары вәкилләре белән еш аралашабыз. Бугенге очрашу модераторлары да безнең лекторийларда катнашты. Алар уку йортларында уртак күчмә очрашулар үткәрергә һәм интерактив рәвештә сайлаулар турында сөйләргә тәкъдим иттеләр. Без алар идеясын хупладык”.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: