Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов “Без – Россия гражданнары” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2017 елның 22 декабре, җомга

Бүген Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов “Без – Россия гражданнары” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү церемониясендә катнашты.

Татарстан Республикасы ҮСК Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе белән берлектә оештыра торган бу конкурс ел саен физик мөмкинлекләре чикле сайлаучыларның хокукый культурасын күтәрү чаралары кысаларында уздырыла. “Быел без бишенче – юбилей конкурсын 2018 елның төп сәяси вакыйгасы – Россия Федерациясе Президентын сайлауларга багышладык. Конкурс уңышлы узды.

Республикабызның 40 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 300дән күбрәк кеше ижади эшләрен тәкъдим итте. Һәр рәсемдә, эштә, эссе һәм шигырьдә актив граждан позициясе, илебез, кече Ватаныбыз казанышлары өчен горурлык сизелә, үсүгә һәм уңышларга ирешүгә омтылыш чагыла”, – дип билгеләп үтте ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов. “Федераль реестр мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасында 300 меңләп (10%) физик мәмкинлекләре чикле 18дән 60 яшькәчә граждан санала. Бу безнең сайлаучыларның аерым бер төркеме, алар сәламәтлекләре буенча аерылып торсалар да, сайлау хокуклары һәм аларның күләме буенча берничек та аерылмый. Хокуклар Россия Федерациясе Конституциясе һәм сайлау законнары белән гарантияләнә. Безнең бурыч – аларга сайлауларда катнашу хокукларын гамәлгә ашыруда тигез шартлар булдырырга, тавыш бирүнең уңай ысулларын, мәгълүмат алуны тәэмин итәргә кирәк”, – дип ассызыклады ҮСК Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: