Татарстанда эрәйтелгән шрифтлы һәм Брайль шрифтлы трафаретлар әзерләнде

2018 елның 13 марты, сишәмбе

18 мартта тавыш бирүдә күз күрүе буенча физик мөмкинлекләре чикле сайлаучылар бюллетень тутыру өчен трафареттан файдалана ала.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе законы буенча Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе нәшрият комплексында 400дән артык махсус трафарет әзерләнде.

Трафарет Брайль буенча басу өчен махсус тыгыз кагәзь конверттан гыйбарәт. Сул якта эре шрифт һәм Брайль шрифты кулланып әзерләнгән сайлау бюллетене тексты урнаштырылган. Кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә язылган. Уң якта һәр фамилия каршысында тамга кую өчен ярыклар бар. Тутырылмаган бюллетеньне трафаретка куеп, күрми торган сайлаучы мөстәкыйль рәвештә үзе сайлаган кандидат каршысында тамга кую өчен элеге ояны капшап таба ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: