Татарстанда “Яшь сайлаучы көннәре” республика акциясе дәвам итә. Акция кысаларында республика югары уку йортында яшьләрнең хокукый һәм электораль мәдәниятен, 2018 елның 18 мартынды Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турында аларның мәгълүматлылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәйтелгән тематик мәгърифәти һәм мәгълүмати-аңлату чаралары уза. Мәгърифәти чаралар циклы Казандагы барлык вузларда да диярлек үтте.
Казан (Идел буе) федераль университетының Юридик факультеты укытучылары, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) белән бергәләп, студентлар өчен ай буе “Цивилизация кыйммәте буларак сайлаулар” ачык лекцияләре оештырдылар. Юридик факультетның башка факультетларда мәҗбүри “Хокук фәне” курсын укучы Дәүләт һәм хокук теориясе һәм тарихы кафедрасы укытучылары “Яшь сайлаучы атналыгы” пректын гамәлгә ашырды, Россиянең сайлау һәм референдум хокукы нигезләрен аңлатты.
Яшь сайлаучы көннәре кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК әгъзалары, Казан шәһәре Сайлау комиссиясе, территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларының студент яшьләр белән очрашулары бара, иҗтимагый яшьләр оешмалары активистлары уздыручы “Яшьләр яшьләргә сайлаулар турында” интерактив лекцияләр циклы дәвам итә. Вузларда әлеге чаралар вакытында фотозона эшли, чараларда катнашучы һәр кеше анда Россия электораль картасы белән янәшә истәлеккә фоторәсемгә төшәргә мөмкин.