Чаллы шәһәрендә сайлау хокукын яхшы белүчеләрне ачыкладылар

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Чаллыда Россия Президентын сайлаулар һәм чит ил электораль гамәле темасына багышланган интеллектуаль уен булып узды. Уенда интеллектуаль студентлар лигасы, эшләүче яшьләр лигасы командалары һәм ММЧ командалары вәкилләре, Чаллы политехник көллияте, Чаллы медицина көллияте, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән егетләр җыелма командасы, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы Чаллы оешмасы, “Изгелек” тернәкләндерү үзәге, югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары командалары, эшләүче яшьләр, шул исәптән Россия пенсия фондының Чаллы шәһәре идарәсе, Пресс-рам заводы, “Үзәкләштерелгән китапханә системасы” МБУ, Чаллы ТЭЦы (“Татэнерго” ААҖ), Автомобиль заводы (“КАМАЗ” ПАО), “ЧАЛЛЫВОДОКАНАЛ” ООО яшьләре командалары катнашты. Командалар Россиянең хәзерге сайлау системасы өлкәсендә, Россия Президентын сайлауларны законнар белән җайга салуда һәм халыкара сайлау гамәлендә белемнәрен күрсәтергә тиеш иде.

Уен йомгаклары буенча иң яхшы белгечләр булып “ЧАЛЛЫВОДОКАНАЛ” ООО эшләүче яшьләр командасы, В.Г.Тимирясов исемендәге НЧФ КИУ укытучылар составы һәм “КАМАЗ” ПАО Ремонт-инструменталь заводы командасы танылды.

Интеллектуаль уен Татарстан Республикасы ҮСК тарафыннан Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе, “Нур” яшьләр үзәге Муниципаль автоном учреждениесе һәм “Интеллект” АНО белән берлектә Татарстан Республикасы Яшь сайлаучы көннәренә багышланган чаралар кысаларында оештырыпды һәм үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: