Сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре игътибарына!

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 2018 елның 16 мартындагы № 149/1251-7 номерлы карары белән Сәяси партиянең җыелма финанс хисабы һәм Сәяси партия, сәяси партиянең төбәк бүлекчәсе, сәяси партиянең башка теркәлгән структур бүлекчәсе акчалары керү һәм аларны сарыф итү турында кәгазьгә басылган һәм машина укырлык төрдәге белешмәләре яңа формасы расланды. http://www.cikrf.ru/activity/docs/postanovleniya/39365/

2018 елның 1 кварталында акчалар керүе һәм тотылуы турында белешмәләр сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре тарафыннан Татарстан Республикасы ҮСКнә яңа формада 2018 елның 30 апреленә тапшырылырга тиеш.

Барлык кирәкле документлар безнең сайтта “Сәяси партияләр/Сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре финанс хисаплары/Норматив документлар” бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: