Татарстан Республикасы ҮСКнең 23нче утырышы булды

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә куелды, аларның иң мөһиме – Татарстан Республикасы территориясендә яңа составта участок сайлау комиссияләрен (УСК) формалаштыру.

Комиссия әгъзалары республика территориясендә яңа составтагы УСК формалаштыру буенча төп чаралар планын карадылар һәм расладылар. Расланган график нигезендә территориаль сайлау комиссияләре 2018 елның 14 апреленнән дә соңга калмыйча массакүләм мәгълүмат чаралары аша, УСК составына билгеләп кую өчен кандидатуралар турында, УСК әгъзалары саны турында мәгълүмат белән УСКны формалаштыру буенча тәкъдимнәр кабул итү хакында хәбәр игълан итәләр.

Татарстан Республикасы ҮСК сайтында шулай ук УСК формалаштыру һәм УСК резерв составлары турында кирәкле мәгълүмат унаштырылачак.

Татарстан Республикасы ҮСКнең барлык карарлары белән Сайлау комиссиясе документлары” бүлегендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: