«Избиратель Татарстана» журналы «Сайлау” премиясе лауреаты булды

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

23 мартта Россия Федерациясе Иҗтимагый палатысында 2017ел өчен Россия сәяси консультантлары ассоциациясенең (РАПК) “САЙЛАУ” премиясен тапшыру церемониясе булды.

РАПК “Сайлау” премиясе лауреаты һәм “Сайлаулар турында иң яхшы журналист материалы/материаллар сериясе” номинациясендә III дәрәҗәдәге диплом иясе булып Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми басмасы “Избиратель Татарстана” журналы баш мөхәррире, Россия сәяси консультантлары ассоциациясе әгъзасы Альберт Карпов табылды.

«ИЗБИРАТЕЛЬ ТАТАРСТАНА» журналы сайлаучыларның һәм сайлауларны оештыручыларның хокукый культурасын күтәрү Федераль максатчан программасы нигезендә нәшер ителә, Татарстанның һәм тулаем Россиянең электораль процессы  барлык катнашучылар өчен көн кадагындагы һәм файдалы мәгълүматны бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: