Татарстанда җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар булды

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

2018 елның 27 маенда Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар булды.  Өстәмә сайлаулар депутатларның вәкаләтләрен вакытына кадәр туктату белән бәйле рәвештә Азнакай, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Питрәч, Мамадыш, Тәтеш, Чистай районнарында ике шәһәр һәм җиде авыл җирлекләрендә 9 бермандатлы сайлау округлары буенча уздырылды.

Тавыш бирүдә исемлекләргә кертелгән 4385 сайлаучының 2334е катнашты. Шулай итеп, уртача килү 53,35% булды. Буа, Чүпрәле һәм Апас районнарында һәрвакыттагыча актив катнаштылар, анда сайлауларга килү 90%тан артты. Чистай һәм Азнакай шәһәр җирлекләрендә бу күрсәткеч 41% һәм 56% тәшкил итте. Законнарда күздә тотылган алдан тавыш бирү мөмкинлегеннән 1,03% сайлаучы файдаланды.

Тугыз вакантлы мандатка ЛДПР сәяси партиясеннән 9 кандидат, Бердәм Россиядән – 6, Гадел Россиядән – 4, КПРФтан – 3, шулай ук үзен-үзе күрсәткән 7 кандидат дәгъва кылды. Барлыгы – 29 кандидат.

Өстәмә сайлаулар барлык җирлекләрдә дә булды, дип табылды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның күпчелек тавышын “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәләре күрсәткән алты кандидат, үз-үзләрен күрсәткән ике кандидат һәм “Гадел Россия” партиясенең төбәк бүлекчәсе кандидаты алды.

 “Тулаем алганда, сайлаулар тыныч, сайлау законнарын бозуга шикаятьләрсез һәм югары органнарга мөрәҗәгатьләрсез үтте. Әлбәттә, моңа зур әзерлек эше ярдәм итте. Атна саен видеокиңәшмә форматында без иң кискен мизгелләрне фикерләштек, бинадан читтә тавыш бирү,  сайлаучылар исемлекләрен  тикшерү, беркетмәләр эшләү мәсьәләләрен карадык. Сайлау комиссияләре эшенә җәмәгатьчелек игътибары кимеми. Шуңа бәйле рәвештә, республика Үзәк сайлау комиссиясе үткәрә торган сайлау оештыручыларын даими укытуның роле арта,” – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Өстәмә сайлау нәтиҗәләре белән җентекләп Татарстан Республика ҮСК сайтында “Сайлаулар һәм референдумнар” бүлегендә тапшырырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: