Өстәмә сайлау буенча сайлау компаниясе сайлауны билгеләү турында карарны рәсми бастырып чыгарганнан соң башланып китә. Шул мизгелдән Календарь-методик план нигезендә кандидатларның үз-үзләрен күрсәтүләре һәм сәяси партияләрнең кандидатлар күрсәтүе башлана. Сайлауны оештыру һәм үткәрү буенча округ сайлау комиссиясе вәкаләтләре Казанның Яңа Савиново территориаль сайлау комиссиясенә (Казан шәһәре, Волгоград урамы, 32) йөкләнде.
Чуйков бермандатлы сайлау округына Казан шәһәренең Фатыйх Әмирхан урамы, Ямашев проспекты, Маршал Чуйков урамының байтак өлешен эченә алган Яңа Савиново районы территориясенең бер өлеше керә.
8 номерлы Чуйков округында сайлаучылар саны 52421 кеше тәшкил итә.