Үзәк сайлау комиссиясендә (ҮСК) физик мөмкинлекләре чикле Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларын тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерделәр

2018 елның 9 июне, шимбә

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе М.Р.Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы ҮСК каршындагы Гомумроссия инвалидлар җәмәгать оешмалары үзара хезмәттәшлеге Эш төркеме вәкилләре катнашты. Бу төркемгә Бөтенроссия инвалидлар җәмәгать оешмаларының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Россия Федерациясенең Социаль иминиятләштерү фонды Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы вәкилләре керә.

Эш төркеме Россия Федерациясе Президентын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү барышында инвалидларның сайлау хокукларын тәэмин итү буенча эш нәтиҗәләрен тикшерде, 2018 елның сентябрендәге сайлауларга әзерлектә бу юнәлештәге бурычларны карады, шулай ук инвалид булган Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларын тәэмин итү буенча рекомендацияләр проектының яңа редакциясен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: