Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре игътибарына!

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен 2018 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә бердәм тавыш бирү көнендә үткәрелүче җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлауларда тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү йомгакларын билгеләгәндә, сайлаулар нәтиҗәләрен ачыклаганда  катнашулар өчен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү тәртибе Россия Федерациясе ҮСКнең 2017 елның 19 апрелендәге 80/698-7 номерлы карары белән расланган.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә түбәндәге документлар бирелә:

а) тавыш бирү көнен күрсәтеп, баш мөхәррир кул куйган гариза. Гариза кәгазьдә һәм (яисә) электрон рәвештә (скан), шулай ук MS Excel форматында машина укырлык рәвештә тапшырыла.

б) баш мөхәррир таныклаган ММЧны теркәү турындагы таныклыкның күчермәсе (теркәлгән ММЧ өчен). Гаризаны электрон рәвештә биргәндә ММЧны теркәү турында таныклыкның кул куелган күчермәсе электрон образы (скан) җибәрелә.

Тавыш бирүе 2018 елның 9 сентябренә билгеләнгән муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда аккредитацияләүгә гаризалар 2018 елның 10 июленнән 5 сентябренәчә кабул ителә. Аккредитациягә документлар кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла: 420111, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7Б йорт яисә 16.smi@tatar.ru электрон почтасына җибәрелә.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләүгә бәйле барлык мәсьәләләр белән (843) 292-91-26 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: