“Сайлаулар” ДАС мәгълүмате буенча 17 июльгә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда 8нче Чуйков бермандатлы сайлау округы буенча 6 кандидат күрсәтелде:
Габдрахманов Марсель Малик улы (ЛДПР), Яңа Савиново районы тарриториаль сайлау комиссиясе карары нигезендә 2018 елның 5 июлендә теркәлде;
Фәйзрахманова Юлия Илдар кызы (үзен-үзе күрсәткән);
Серов Алексей Александрович (КПРФ);
Хәсәнов Рөстәм Ринат улы (үзен-үзе күрсәткән);
Новиков Василий Николаевич (Россия коммунистлары);
Сираев Илнар Рәшит улы (Гадел Россия).
Үзен-үзе күрсәтү тәртибендә һәм Россия коммунистлары партиясеннән курсәтелгән кандидатларга имзалар җыярга кирәк. Теркәлү өчен 1583 имза тапшырылырга тиеш, иң күбе 1741 имза бирергә була. Документларны тапшыруның соңгы көне – 18 июль.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар 2018 елның 2 сентябрендә була. 8нче Чуйков бермандатлы сайлау округына (УСК №№211-234) Казан шәһәре Яңа Савиново районының 52357 сайлаучы яшәгән бер өлеше керә.