Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) 2018 елның 2 сентябрендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын 8 номерлы Чуйков бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар үткәргәндә теркәлгән кандидатлар арасында дәүләт төбәк телерадиотапшырулары оешмалары каналларында түләүсез эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә үткәрү көнен, вакытын һәм урынын раслады.
Татарстан Республикасы ҮСК карары буенча җирәбә 2018 елның 1 августында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ҮСК бинасында булачак.
Адресы: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7Б.
Җирәбә үткәрү тәртибе Татарстан Республикасы ҮСКнең 2018 елның 6 июлендәге 32/238 номерлы карары белән расланды.