Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сентябрьдә булачак өстәмә сайлауларга әзерлек мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

2018 елның 9 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар була.

Бүген шул сайлауларга әзерлек  кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) территориаль һәм участок сайлау комиссияләре белән видеоконференция үткәрде.

Киңәшмәне ачып, ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиахметов хезмәттәшләренә  9 сентябрьдәге сайлауларга кандидатлар күрсәтүнең барышы турында хәбәр итте. Календарь план нигезендә комиссияләргә кандидатлар күрсәтүне җиткерү һәм документлар тапшыру өчен бер атна калып бара – соңгы вакыт 30 июльдә. Сайлау гамәлләре вакытларын саклау максатларында 28 һәм 29 июльдәге ял көннәрендә территориаль сайлау комиссияләре эшен түбәндәгечә оештырырга карар кылынды: Казанда һәм Чаллыда – 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә, республика районнарында – 8.00 сәгатьтән 13сәгатькә кадәр. Бүгенгә «Сайлаулар» ДАС белешмәләре буенча 132 кандидат күрсәтелде, шуларның 87се сәяси партияләрдән һәм 45е үзен-үзе күрсәткән; 8 кандидат инде теркәлде.

Аннан соң көң тәртибендәге төп мәсьәлә – мөмкинлекләре чикле сайлаучылар белән эшләү мәсьәләсе каралды.

2018 елның 1 июленә Татарстан Республикасында 288418 мөмкинлекләре чикле сайлаучы бар, шул исәптән 27 меңе аз хәрәкәтләнүчеләр төркеменә керә. Агымдагы елның июнь аенда территориаль сайлау комиссияләре, Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать башлангычындагы вәкилләре белән бергәләп, сайлау участокларының никадәр уңайлы булуын карадылар. Мониторинг участокларның уңайлы катта булуы таләбенә 89% туры килүен күрсәтте. Бер үк вакытта берничә муниципаль берәмлектә 2019елда булачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга 22 сайлау участогын беренче катка күчерү эше хәл ителә.

ҮСК Рәисе уңайлы сайлау участоклары оештыру мәсьәләсен контрольдә тотачагын ассызыклап әйтте. «Тавыш бирү көнендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның да сайлау участогында була алуы аларның социальләшүенә уңай йогынты ясаячак”, – диде Мидхәт Шаһиахметов.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 9 сентябрендә сайлаулар Татарстанның 42 муниципаль районында, 206 авыл һәм14 шәһәр җирлегендә, 2 шәһәр округында – Казанда һәм Чаллыда булачак. Барлыгы 246 вакантлы мандат биләнәчәк.

Сайлаучылар исемлегенә 89 мең сайлаучы, ягъни республикадагы барлык сайлаучыларның 3% кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: