2018 елның 9 сентябрендәге бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар була.
2018 елның 9 сентябрендә сайлаулар Татарстанның 42 муниципаль районында, 206 авыл һәм14 шәһәр җирлегендә, 2 шәһәр округында – Казанда һәм Чаллыда булачак. Барлыгы 246 вакантлы мандат биләнәчәк. Сайлаучылар исемлегенә 89мең сайлаучы, ягъни республикадагы барлык сайлаучыларның 3% кертелә.
2018 елның 25 июленә «Сайлаулар» ДАС белешмәләре буенча 157 кандидат күрсәтелде: 101е - сәяси партияләрдән һәм 56сы - үзен-үзе күрсәткән.
Кандидитларын күрсәткән сәяси партияләр һәм җәмәгать берләшмәләре:
ГАДЕЛ РОССИЯ – 13 кандидат; ЛДПР – 65; КПРФ – 7; Бердәм Россия – 2; Россия коммунистлары – 5; РОССИЯ ГОМУМХАЛЫК БЕРЛЕГЕ – 2; РОССИЯ ВЕТЕРАННАРЫ ПАРТИЯСЕ – 1; Ватан – 2;
Россияне яңарту партиясе – 3; РОД «Татарстан – яңа гасыр» – «Татарстан – новый век».
Бүгенгә теркәү процедурасын 12 кандидат узды.
Теркәүгә документлар кабул итүнең соңгы көне – 2018 елның 30 июле.