Татарстанда 8 номерлы Чуйков бермандатлы сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда тавыш бирү башланды

2018 елның 2 сентябре, якшәмбе

Иртәнге 7 сәгатьтә 8 номерлы Чуйков бермандатлы сайлау округы территориясендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда тавыш бирү башланды.

Округ буенча барлыгы 24 сайлау участогы, шул исәптән 7нче шәһәр хастаханәсендә бер участок ачылды.

Сайлаучылар исемлекләрен тикшергәннән соң 2018 елның 2 сентябренә сайлаучылар саны 52288 кеше булды. Вакытыннан алда 53 сайлаучы (0,1%) тавыш бирде.

Гамәлдәге сайлау законнары нигезендә вакытыннан алда тавыш бирү өчен: отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт вазыйфаларын үтәү; җәмәгать вазыйфаларын үтәү; сәламәтлекнең торышы нигез булып тора.

Вакытлы сайлау участогыннан тыш, барысы да сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) белән җиһазланган. Бүген, тавыш бирү процессы башланганчы, участок сайлау комиссияләре әгъзалары күзәтчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында  КОИБларның эш сәләтен тикшерделәр. Һәр сканерлаучы җиһазны тестлау бюллетеньнәрне чиратлап төшерүдән гыйбарәт. КОИБ операторлары аны тануны таблодагы хәбәр һәм тавыш белән әйтүдән белергә тиеш. 23 сайлау участогының барысында да тестлау уңышлы узды.

Тавыш бирү 20.00 сәгатькәчә барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: