Үткән якшәмбедә Татарстан Республикасында өстәмә сайлаулар булды

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 9 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар булып узды. Өстәмә сайлаулар 2 шәһәр округы, 14 шәһәр җирлеге һәм 206 авыл җирлеге территориясендә булды. Барлыгы 246 вакантлы мандат биләнергә тиеш иде.

Өстәмә сайлаулар тыныч, оешкан төстә, законнар нигезендә узды. Сайлаучыларның килүе 31,9% булды, шул исәптән Казанда 17,27%, Чаллыда 16,68% булды.

Сайлаулар барлык 246 бермандатлы сайлау округы буенча булды дип танылды, барлык вакантлы мандатлар иясен тапты.

ЛДПР партиясе 6 мандат, “Бердәм Россия”– 195, Гадел Россия – 7, КПРФ – 1, Россия коммунистлары – 3, “Россия ветераннары партиясе” – 4, “Родина”– 1, “Россия гомумхалык  берлеге”– 2, “Россия пенсионерлары партиясе социаль гаделлек өчен”– 2, Республика иҗтимагый хәрәкәте “Татарстан – яңа гасыр”– 1мандат алдылар.

Үзен-үзе күрсәткән кандидатлар 24 мандат алды.

Тавыш бирү көнендә барлык сайлау участокларында  участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү йомгаклары турындагы беркетмәләре мәгълүматларын, машинада укылышлы QR-код кулланып, “Сайлаулар” ДАСка тизләтелгән кертү технологияләреннән файдаланылды. Җәмәгать контролен депутатлыкка кандидатлар, сәяси партияләр һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы җибәргән 654 күзәтче,шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тормышка ашырды. Сайлау процессында катнашучыларның барысына да тавыш бирү бинасына ирекле керү тәэмин ителде. Барлык мөрәҗәгатьләргә сайлау комиссияләре әгъзалары тарафыннан үз вакытында җавап һәм аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: