Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар Әгерҗе, Әтнә, Зеленодольск һәм Сарман районнарында бара, ә гражданнарның үзсалымы мәсьәләсе буенча җирле референдумнар 844 авыл һәм шәһәр җирлекләре территориясендә оештырылган.
2018 елның 18 ноябрендә 7.00 сәгатькә сайлаучылар исемлегенә 821228 татарстанлы кертелгән иде. 5345 сайлаучы вакытыннан алда тавыш бирде, бу барлык сайлаучыларның 0,65 процентын тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, законнар нигезендә вакытыннан алда тавыш бирү җирле үзидарә органнарына сайлаулар һәм җирле референдумнар үткәргәндә генә удырыла.
Сайлаулар яисә референдум көненә кадәр (ягъни вакытыннан алда) тавыш бирү хокукыннан тавыш бирү көнендә җитди сәбәп буенча (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать бурычларын үтәү, сәламәтлегенең торышы һәм башка җитди сәбәпләр) үзе торган урында булмаган һәм үз сайлау участогына килә алмаган сайлаучылар файдалана ала (“Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законның 65 статьясындагы 2 өлеш).
Сайлаучылар өчен участоклар 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.