«Без Россия – гражданнары»! конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

2018 елның 7 декабре, җомга

7 декабрь көнне сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә залында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без Россия – гражданнары»! дигән VI Республика конкурсында җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү церемониясе булды.

Бу иҗади конкурс Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан ел саен, Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә белән бергәләп, физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучыларның хокукый культурасын күтәрү буенча чаралар кысаларында үткәрелеп килә. Быел конкурсны оештыруда шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы инвалидлар җәмәгать оешмасы катнашты.

Иҗади ярышның финал өлешенә 147 эш: 26 шыгырь, 114 рәсем һәм ясалган әйбер, 7 видеоролик үтте. Аларның авторлары Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, республиканың 28 муниципаль районында яшәүче 14-30 яшьлек кешеләр.

Конкурс комиссиясе 60 авторны җиңүче дип танты.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: