Үзәк сайлау комиссиясе 8 сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көненә әзерлек чорында “Сайлаулар” ДАС системалы администраторларының төп бурычларын билгеләде

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

30 гыйнварда видеоконференцэлемтә режимында “Сайлаулар” Дәүләт автоматлаштырылган системасының (ДАС) Татарстан Республикасы территориясендә төбәк фрагменты автоматлаштыру чаралары комплексларын (КСА) эксплуатцияләүне тәэмин итүче Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләре системалы администраторлары белән республика киңәшмәсе булды.

Киңәшмә 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында узды. Сайлаучылар исемлекләре белән эшләү, сайлаучылар мәгълүматлары базасын актуальләштерү, КСА программ-аппарат чараларын эксплуатцияләү, сайлаучыларны исәпкә алу һәм теркәүне тормышка ашыручы органнар белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә һәм “Сайлаулар” ДАС системалы администраторларының башка юнәлешләренә кагылды.

Киңәшмәдә катнашучыларга кереш сүзе белән Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов мөрәҗәгать итте. Ул комиссияләрнең системалы администраторларына җаваплы һәм күләмле эш йөкләнүен, аның ел саен сайлау процессында яңалыклар куллану арта баруына бәйле рәвештә катлаулануын билгеләп үтте. “Сайлаулар” ДАС комплекслары системалы администраторлары эшендә тәнәфесләр юк, бу көндәлек һәм җаваплы хезмәт. Татарстанда 3 миллионга якын сайлаучы бар һәм сайлаучылар исемлегенә барлык үзгәрешләрне – гражданлык хәлендәге, миграция активлыгындагы үзгәрешләрне – сыйфатлы һәм үз вакытында кертү гаять мөһим,”– диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

“Сайлаулар” ДАС мәгълүмати тәэмин итү  идарәсе  хезмәткәрләре алдында торучы төп бурычлар турында идарә башлыгы Роман Потапов сөйләде. Җирле администраторлар башлыкларыннан тору урыны буенча теркәлгән һәм тиешле территорияләрдә яшәүче сайлаучылар турында белешмәләрне үз вакытында алу эшен оештыру бик мөһим.

Аннары  киңәшмәдә   катнашучылар   республика территориясендә  гамәлгә ашыруга кагылышлы сайлаучыларны ул булган урында сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирү тәртибе турындагы һәм башка мәсьәләләрне тикшерделәр.

Моннан тыш, “Сайлаулар” ДАС   КСА системалы администраторлары эшчәнлегендә килеп чыгучы проблемалар анализланды һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: