5 февральдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК), Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, территориаль сайлау комиссияләре белән сайлаучылар исемлекләрен Гражданлык хәлен теркәү актлары Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГР ЗАГС) файдаланып аныклауның яңа тәртибен куллану мәсьәләләре буенча видеокиңәшмә үткәрде.
Исегезгә төшерәбез: 2018 елның 1 октябреннән, “Гражданлык хәле актлары турында” һәм “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукы төп гарантияләре турында” федераль законнарына төзәтмәләр кертелү белән бәйле рәвештә, вафат булуны теркәү турында белешмәләрне дә кертеп, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве хакындагы белешмәләр яңа схема буенча – яңа бердәм программ тәэмин итүне – “ЕГР ЗАГС” Федераль дәүләт мәгълүмати системасын кулланып тормышка ашырыла.
Законнар нигезендә ЕГР ЗАГСта булган граждан хәле актларын дәүләт теркәве турындагы мәгълүматларны тапшыру система операторы, шулай ук ЗАГС органнары тарафыннан башкарала. Татарстан Республикасы территориясендә әлеге мәгълүматларны электрон рәвештә дәүләт органнарына һәм идарәләренә бирү операторы итеп Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы билгеләнде (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1196 номерлы карары).
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары хәбәр итүе буенча, министрлык ЕГР ЗАГСка уңышлы кергән һәм системадагы тест һәм эш бирелмәләрен эшкәрткән. Хәзерге мизгелгә Татарстанның барлык 65 территориаль сайлау комиссиясе районнар, шәһәр округлары башкарма комитетларыннан ЕГР ЗАГСлар мәгълүматларын ала.
Үз чиратында Мидхәт Шаһиәхмәтов ведомствоара электрон үзара хезмәттәшлек бердәм системасыннан сыйфатлы файдалануның мөһимлеген билгеләп үтте. “ЕГР ЗАГСтан алынган мәгълүмат нигезендә сайлаучылар, референдумда катнашучылар турында мәгълүмат формалаша һәм аныклана. Сайлауларны оештыручылар буларак, без әлеге системаның нәтиҗәле эшләвенә омтылабыз,” – диде ул.