Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 50нче утырышы булды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

2019 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы ҮСКнең чираттагы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2019 елга эш планы турында

Татарстан Республикасы ҮСК 2019 елга комиссиянең эш планын расларга карар бирде, ул агымдагы эшчәнлекне оештыру белән бергә, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча чарадар комплексын да күздә тота.

Эш планы 8 бүлектән тора: Татарстан Республикасы территориаль һәм участок сайлау комиссияләрен өйрәтү; Татарстан Республикасының сайлаулар һәм референдумнар турындагы закон чыгару һәм башка норматив хокукый актларын (акт проектларын), аларның федераль законнарга туры килүе күзлегеннән чыгып, хокукый анализлау; сайлаучыларны, референдумда катнашучыларны теркәүне (исәпкә алуны) тормышка ашыру, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үткәргәндә сайлаучылар исемлекләрен төзү һәм аныклау; сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре белән Татарстан Республикасы территориясендә сайлау кампанияләрендә катнашулары мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек, сайлау турындагы законнарны гамәлдә куллану мәсьәләләрендә аларга методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү; Татарстан Республикасында сайлау процедураларының ачыклыгын һәм хәбәрдарлыкны тәэмин итү максатларында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм күзәтчеләр белән үзара хезмәттәшлек итү; инвалидлыклары булган гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча инвалидларның төбәк җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек.

Моннан тыш, эш планында 2019 елда Татарстан Республикасы ҮСК кабул итәчәк карарлар да күздә тотыла.

Татарстан Республикасы территориясендә сайлаучыларны, референдумда катнашучыларны теркәүнең (исәпкә алуның) дәүләт системасы функцияләвен тәэмин итү турында.

Россия Федерациясе ҮСКнең 1997 елның 6 ноябрендәге 134/973-II номерлы карарының 1.2 пункты нигезендә Татарстан Республикасы ҮСК федераль башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары белән хезмәттәшлектә  Татарстан Республикасы территориясендә сайлаучыларны, референдумда катнашучыларны теркәүнең (исәпкә алуның) дәүләт системасын оештыра.

Әлеге карар башкарма комитет җитәкчесе тарафыннан сайлаучылар исемлекләрен аныклау өчен мәгълүмат бирү вакытларын һәм тәртибен җайга сала.

Моннан тыш Түбән Кама, Баулы, Нурлат шәһәрләре, Балык Бистәсе районы территориаль сайлау комиссияләре кадрлар составын, Казан шәһәренең Киров районы, шулай ук Буа һәм Чирмешән районнары участок сайлау комиссияләре составларын үзгәртүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: