Тоташ укуга йөз тотып. Татарстан ҮСК сайлау комиссияләре әгъзаларын Дәүләт Советына сайлауларга әзерли

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

8 сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда республика парламенты – Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар узачак.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК), сайлауларны  оештыручы буларак, алдагы  кампаниягә бүгеннән үк киң колачлы әзерлек эшләре башлап җибәрде.

“1 апрельдән алып 30ына кадәр Татарстан ҮСК сайлау комиссияләре әгъзаларын моңанчы булмаган киң укыту оештырды. Әлеге чорда үзләренең һөнәри осталыкларын сайлауларны оештыруда катнашучы  21 мең кешедән күбрәк сайлау комиссиясе хезмәткәре күтәрәчәк. Бу 8 сентябрьдә республикабыз Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча кампаниядә эшкә җигеләчәк барлык комиссияләрнең тулы составы”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Өч модульдән торган программа гамәли өлешләргә юнәлтеп эшләнгән. Уку планына интерактив лекцияләр, кейс – биремнәр, стратегик сессияләр (төркемнәрдә эшләү), эшлекле уеннар һәм бәхәсле вазгыятләрне хәл итү буенча тренинглар кертелгән.

“Сайлау гамәлләрен тормышка ашыра башлау вакытыннан алып, тавыш бирү көненә кадәр сайлау кампаниясе барышында участок сайлау комиссиясе эше” дигән тема буенча беренче модуль дәресләре 1– 6 апрельдә уза. Укуларда барлык УСК әгъзалары катнаша.

Уку процессында инновация өлеше сыйфатында “Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы кулланылачак.

“Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы – Татарстан Республикасында сайлау процессын оештыручыларны өйрәтергә һәм алар эшенә ярдәм итү максатында булдырылган уникаль укыту-мәгълүмати программ тәэмин итү чарасы ул (“IOS” һәм “Android” мобиль платформаларында, шулай ук izbiratel.space астөшермәсе буенча яздырып була). Кушымта комиссия әгъзаларына һәрвакыт үзләре белән норматив матерриаллар (законнар, карарлар, методик материаллар – эш блокнотлары, инструкцияләр, өйрәтүче видеофильмнар йөртергә мөмкинлек бирә, ә push – хәбәрләр ярдәмендә – укыту мәсьәләләре, яңалыклар, закондагы үзгәрешләр һ.б.ш. турында оператив мәгълүмат алырга була.

Һәр комиссия әгъзасы, ягъни 21 меңнән артык кеше өчен шәхси кулланучы кабинеты булдырылган, ул тестлау узарга мөмкинлек бирә, шул турыда белешмә алуга, өлгерешне мөстәкыйль анализлауга, уку барышында алга китешне күзәтүгә юл ача.

“Әгәр дә башлангыч әзерлек, белем нигезе булмаса, хәтта урында торып уку да теләген нәтиҗәләргә китерми. Шуңа да квалификацияне күтәрү барышы эзлексез булсын өчен без ясалма  “Татарстан сайлаучы” мобиль кушымтасын эшләдек, – дип аңлата Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Безнеңчә, шундый белем бирү технологиясе безнең комиссия әгъзаларына 24/7 режимында хокук белемнәренең югары дәрәҗәсен сакларга, димәк, сайлау кампанияләрен законга төгәл туры китереп үткәрергә мөмкинлек бирер”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: