Участок сайлау комиссияләрен укытуның икенче модуле тәмамлана

2019 елның 13 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләренең барлык составын укытуның икенче модулен тәмамлый. 6 көндә – 8 апрельдән 13 апрельгә кадәр – белем бирү семинарларында 21 меңнән күбрәк кеше катнашты. Алар барысы да 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларны әзерләү һәм үткәрүгә җәлеп ителә.

Барлык тыңлаучылар интерактив методикадан файдаланганга материалларның яхшы үзләштерелүен билгеләп үтте.

Һәр модуль тәмамлангач, семинарда катнашучылар “Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы ярдәмендә тестлау уза.

Өченче – соңгы уку модуле 15-20 апрельдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: