8 сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда республикабыз парламентына – Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар була.
Башлануына инде бер айлап кына калган сайлау кампаниясе алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) сайлауны оештыручы республика сайлау комиссияләре әгъзаларын киң колачлы планлы әзерләү алып бара.
22 апрельдә территориаль сайлау комиссияләре (ТСК) әгъзаларының квалификациясен күтәрү программасы старт алды. Нәкъ менә ТСК әгъзаларына бермандатлы округлар буенча депутатлыкка кандидатларны теркәү өчен документлар кабул итү, кандидатларны теркәү, кандидатлар турында белешмәләрне тикшерү, имза кую кәгазьләрен тикшерү тәртибе һ.б. буенча югары җаваплылык йөкләнә. Уку интерактив форматта төркемнәрдә бара. Анда катнашучылар сайлау кампаниясен үткәрү вакытларына, сайлаучыларга мәгълүмат бирүгә, үзләре чынбарлыкта булган урында тавыш бирергә ниятләүче гражданнар гаризаларын кабул итү пунктлары эшенә кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнәләр һәм гамәлдә үтәп карыйлар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы парламенты депутатларын сайлауларда беренче буларак, граждан төркәлү адресы – яшәү урынында булмаса (командировка, ялга китсә яисә Татарстан Республикасы территориясендәге башка торак пунктта яшәсә), ул территориаль яки участок комиссиясенә, күпфункцияле үзәккә йә “Дәүләт хезмәтләре” бердәм порталы аша гариза биреп, үзе булган урында тавыш бирә ала.
Программаның уку-укыту планына интерактив лекцияләр, кейс-биремнәр, стратегик сессияләр (төркемнәрдә эшләү), эшлекле уеннар һәм конфликтлы вазгыятьне хәл итү буенча тренинглар кертелгән. Шулай ук башлангыч һәм йомгак белемнәрне тестлау ярдәмендә тикшерү өчен “Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымта кулланылачак. Кушымта кулланучыны тестлау нәтиҗәләрен анализлый һәм аның нәтиҗәләре буенча шәхси кабинетына видеороликлар, методик әсбаплар һәм искә төшерүләр рәвешендә өйрәнергә тәкъдим ителгән материалны җибәрә.
Мондый белем бирү технологиясе комиссия әгъзаларына 24/7 режимында хокукый белемнәрне югары дәрәҗәдә тотырга, сайлау компанияләрен законга катгый туры китереп уздырырга мөмкинлек бирә. “Сайлауларны уздыруга таләпләр бик югары, шуңа да һөнәри дәрәҗәне күтәрүнең бөтен сайлау системасын эченә алуы аеруча мөһим.
Комиссия әгъзалары сайлауларның барлык этабында үз гамәлләре тәртибен төгәл белергә тиешләр,” – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов. Территориаль комиссияләр әгъзаларын укыту этаплап 15 майгача дәвам итә.