Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2019 елның 8 сентябрендәге сайлаулар алдыннан сәяси партияләр белән очрашу уздырды

2019 елның 24 мае, җомга

24 май көнне Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) сәяси партияләрнең Татарстан Республикасы төбәк бүлекчеләре җитәкчеләре белән очрашу үткәрде.

Очрашуны Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов ачты. Ул сайлауларны оештыручыларның сәяси партияләр белән гражданнарның электораль активлыгын, сайлау процессының ачыклыгын һәм уңайлыгын тәэмин итү өлешендә ачыктан-ачык үзара хезмәттәшлеге зарурлыгын басым ясап күрсәтте.

“Без барыбыз да – сайлау комиссияләре дә, партияләр дә сайлау барышында катнашучы булып торабыз. Һәм без сайлауларның барышы һаман саен камилрәк, ә сайлауларны үткәрү сыйфаты, аның нинди баскычы булуына карамастан, һәрчак югары булуына омтылабыз. Шуңа ике якны да кызыксындыручы мәсьәләләрне конструктив тикшерү, сайлау законнары нормаларын, тавыш бирү процедураларын карау уртак эшебез – гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү һәм гамәлгә ашыруга өлеш кертә”, – дип билгеләп үтте ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Очрашу барышында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек мәсьәләләре, шул исәптән сайлау законнарындагы үзгәрешләр, программ эшләнмәләреннән файдалану, сайлауларга комиссия әгъзаларын һөнәри әзерләү, “Мобиль сайлаучы” механизмын гамәлгә ашыру, сайлаучылар тавышларын электрон техник  чаралар белән яклау мәсьәләләре тикшерелде.

Киңәшмәдә сәяси партияләрнең 18 төбәк бүлекчәсе вәкиле катнашты. Республикада бүгенгә 53 төбәк бүлекчәсе теркәлгән, алар барысы да сайлауларда катнашырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: