Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 8 сентябрьдә булачак сайлауларда катнашу өчен кандидатлар һәм партияләр тарафыннан документлар әзерләү мәсьәләсе буенча сәяси партияләр вәкилләрен укытты

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

28 майда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә (ҮСК) сентябрьдә булачак сайлауларда катнашу өчен кандидатлар һәм партияләр тарафыннан документлар әзерләү мәсьәләсе буенча сәяси партияләр вәкилләрен укыту булды. Семинарда 10 партия вәкилләре катнашты.

Программ эшләнмә функцияләре белән танышу ҮСКнә һәм округ сайлау комиссияләренә кәгазьдә һәм машина укырлык тапшырылачак документлар пакетын корректлы әзерләргә мөмкинлек бирә.

Программа ике модульдән тора.

“Кандидат” модуле кандидатка баллотировкага ризалык бирүе турындагы гаризаны, керемнәре күләме һәм чыганаклары, милек  хокукында ия булган мөлкәте, банклардагы кертемнәре һәм кыйммәтле кәгазъләре турындагы белешмәләрне, кирәкле мәгълүматларны мөстәкыйль әзерләргә һәм тапшырырга мөмкинлек бирә. Бермандатлы кандидат әлеге модуль ярдәмендә шулай ук үзенең ышанычлы затлары һәм вәкаләтле вәкилләре турында да белешмә бирә ала.

“Сайлау берләшмәсе” модуле партия тарафыннан республика сайлау округы буенча күрсәтелүче кандидатлар турында белешмәләр һәм кәгазьдә, электрон рәвештәге башка документлар әзерләргә мөмкинлек бирә.

Программа тәэмин итүе белән “Сайлаулар һәм референдумнар” бүлегендә, “Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 2019.08.09” бүлекчәсендә яисә сылтамага күчеп тапшырырга була.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы ҮСКнә тапшырылучы документлар исемлеге 2019 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы ҮСК кабул иткән карарлар белән расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: