Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча сайлаучылар өчен “кайнар линия” ачты.
Сайлаучылар һәм сайлау процессында башка катнашучылар түләүсез федераль номер 8 800 707 2019 буенча шалтырата һәм алдагы сайлаулар буенча үзләрен кызыксындырган мәгълүматны: үз сайлау участогы санын белергә, сайлау комиссияләренең багланыш мәгълүматын (адресларын һәм телефон номерларын) соратырга, үзләре чынбарлыкта булган урында тавыш бирү турында аңлатма алырга мөмкиннәр.
“Кайнар линия” дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькәчә, җомга көнне – 9:00 – 17:00, ял көннәрендә (шимбә һәм якшәмбе) – 9:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бәйрәм көннәрендә “кайнар линия” ял көне режимында эшли.
Тавыш бирү көне алдыннан – 2019 елның 7 сентябрендә “кайнар линия” шалтыратуларны 9:00 – 18:00 сәгатьләрдә, ә бердәм тавыш бирү көне – 2019 елның 8 сентябрендә 7:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькәчә кабул итә.