2019 елның 8 сентябрендәге сайлауларда түләүсез эфир вакыты һәм басма мәйдан бирәчәк төбәк дәүләт ММЧ исемлеге басылып чыкты

2019 елның 21 июне, җомга

2019 елның 21 июнендә “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталарында 2019 елның 8 сентябрендәге сайлауларда түләүсез эфир вакыты һәм басма мәйдан бирәчәк төбәк дәүләт (республика) һәм муниципаль телерадиотапшырулар оешмалары, матбугат басмалары исемлеге басылып чыкты. Исемлек Элемтә өлкәсендә күзәтчелек, мәгълүмати технологияләр һәм масса төсендәге коммуникацияләр федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан бирелде.

Аңа:

  • 4 төбәк (республика) телерадиотапшыру оешмасы – ВДТРК ФДУП филиалы “Татарстан” ДТРК (2 телеканал, 1 радиоканал), “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе акционер җәмгыяте (1 телеканал, 1 радиоканал), “ТАТМЕДИА”  акционер җәмгыяте (2 телеканал, 5 радиоканал); “Татарстан -24”  ҖЧҖ;

  • 86 төбәк (республика) дәүләт вакытлы басма нәшрияты керде.

Партияләргә һәм кандидатларга бирелүче түләүсез эфир вакыты ике өлештән тора – бәхәсләр уздыру өчен һәм агитация материаллары урнаштыру өчен.

Түләүсез эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә салуны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2019 елның 8 августыннан да соңга калмыйча үткәрә.

Дәүләт мәгълүмат чараларыннан тыш, исемлеккә муниципаль ММЧ – 4 телетапшыру оешмасы һәм бер вакытлы басма нәшрият керде. Закон буенча, алар куелган таләпләрне үтәгәндә, депутатлар сайлау алдыннан эфир вакытын һәм басма мәйданны түләүле шартларда гына бирергә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: