Бүген территориаль сайлау комиссияләре белән видеокиңәшмә кысаларында бермандатлы округларда кандидатлар тапшыручы имза битләрен тикшерү мәсьәләләрен карадылар
8 сентябрьдәге Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда сайлаучыларның кандидатлар күрсәтүне хуплап җыйган имзалары үз-үзләрен күрсәткән кандидатлар өчен дә, сәяси партияләрдән кандидатлар өчен дә мәҗбүри шарт булып тора.
Имза җыюдан дүрт парламент партиясе – Бердәм Россия, КПРФ, Гадел Россия һәм ЛДПР күрсәткән кандидатлар гына азат ителә. Калган кандидатларга, шул исәптән үз-үзләрен күрсәтүчеләргә дә, тиешле сайлау округы территориясендә теркәлгән барлык сайлаучылар саныннан 3% кадәр имзалар җыю таләп ителә.
Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 44 статьясы нигезендә имзалар җыюны депутатлыкка кандидатлар имза битләрен әзерләү өчен түләгән көнне башларга хокуклы. Имза битләрен теләсә-кайсы типографиядә бастырып алырга була.
Территориаль комиссияләр әгъзаларының игътибары имза битләрен кабул итүгә һәм тикшерүгә юнәлтелде. Әлеге битләр 2019 елның 24 июненнән соң һәм 2019 елның 24 июленә кадәр тапшырылырга тиеш. Сайлау комиссияләре кандидатларны теркәү турында карарны документлар алынган көннән 10 көн дәвамында кабул итә.