Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 66нчы утырышы булды

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы ҮСК карары белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына биш сайлау берләшмәсе:

  • “ГАДЕЛ РОССИЯ сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе” күрсәткән 48 кешелек;

  • “РОСТА ПАРТИЯСЕ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе” күрсәткән 12 кешелек;

  • “РОССИЯ ГОМУМХАЛЫК БЕРЛЕГЕ” ҖӘМӘГАТЬ ОЕШМАСЫ – СӘЯСИ ПАРТИЯСЕНЕҢ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДАГЫ ТӨБӘК БҮЛЕКЧӘСЕ” күрсәткән 5 кешелек;

  • “ВАТАН” БӨТЕНРОССИЯ СӘЯСИ ПАРТИЯСЕНЕҢ Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе” күрсәткән 6 кешелек;

  • “Игелекле эшләр, балаларны, хатын-кызларны, азатлыкны, табигатьне һәм пенсионерларны яклау, хайваннарга каршы көч куллануга каршы” сәяси партия” күрсәткән 22 кешелек кандидатларның республика исемлекләре таныкланды.

Шулай ук, партияләр төбәк бүлекчәләренең сайлау фондын формалаштыру һәм финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилләрне теркәү өчен махсус сайлау исәпләрен ачу турында карарлар кабул ителде.

Моннан тыш, комиссия утырышында сайлаукомиссияләренең кадрлар составындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: