12 август көнне “Мәскәү” мәдәни үзәгендә 28 номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауларда теркәлгән кандидатлар арасында түләүсез басма мәйданнарны җирәбәгә салу булды. Анда дәүләт вакытлы басмалары редакцияләре вәкилләре дә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан ҮСК 28 номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауларда алты кандидат теркәлде, аларны түбәндәге сәяси партияләр күрсәтте:
Түбән Кама бермандатлы сайлау округына республиканың 10 муниципаль берәмлеге керә:
28 номерлы Түбән Кама сайлау округы буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлаулар 11, 12, 13 сентябрьдә була. Шул ук көннәрдә республикада Татарстан Президентын сайлаулар, Алабуга сайлау округында Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар, шулай ук җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаулар узачак.