Татарстанда участок сайлау комиссияләре эшли башлады

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

2 сентябрьдән республикабызның барлык территориясендә 2807 участок сайлау комиссиясе(УСК), шул исәптән гражданнарның вакытлыча булу урыннарындагы 46 комиссия эшли башлады.

Ачылган участокларда сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар исемлекләренең төгәллеген тикшерәләр. Сайлаучылар үзләре дә УСКнә үз белешмәләрен тикшерү өчен мөрәҗәгать итә алалар. -Без барлык УСКләрен индивидуаль саклау чаралары белән комплектлаштырдык, - диде Татарстан Республикасы ҮСК рәисе Андрей Кондратьев. - Сайлаулар куркынычсыз гына түгел, уңайлы да булачак. Бүгеннән башлап УСКләре “Мобиль сайлаучы” механизмы буенча гаризалар кабул итә башлады. Татарстанда яшәүчеләр кайда булуларына карамастан тавыш бирә алалар. Үз сайлау участогыңны Татарстан Республикасы ҮСК сайтында, “сайлаучылар өчен цифрлы сервислар” кушымтасында табарга мөмкин. Моны ук Телеграмда “Минем сайлау участогым” (https://t.me/my_cikt_bot) чат-ботында эшләргә була. Система иң якындагы сайлау участогы турында мәгълүматны: адресын, телефон номерларын һәм геометканы күрсәтә. Татарстанда тавыш бирү 11 - 13 сентябрьдә узачак. 13 сентябрь бердәм тавыш бирү көне статусына ия. Ә 11 һәм 12 сентябрь вакытыннан алда тавыш бирү көннәре булып санала. Барлык бу өч көндә сайлау участоклары 8:00 сәгатьтән 20;00 сәгатькә кадәр эшлиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: