Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Олег Викторович Морозовны җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутаты итеп теркәде
Тиешле карар бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) 123нче утырышында кабул ителде.
Татарстан Республикасы ҮСК Рөстәм Нургали улы Миңнехановны Татарстан Республикасының сайланган Президенты итеп теркәде.
Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайланган Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сайлауларда катнашкан гражданнарның 83,27% тавышын алды. Альмир Александрович Михеев кандидатурасын сайлаучыларның 4,93% хуплады, Альфред Рәкыйб улы Вәлиевка сайлаучыларның 4,64% тавыш бирде, Олег Владимирович Коробченко сайлаучыларның 3,58%, Владимир Валерьевич Сурчилов – 2,84% тавышын җыйды.
2020 елның 15 сентябре, чәршәмбе Тиешле карар бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 122нче утырышында кабул ителде.
Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар, җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасының 28 номерлы Түбән Кама сайлау округы буенча депутатын өстәмә сайлаулар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 37 номерлы Алабуга сайлау округы буенча депутатын өстәмә сайлаулар булган һәм сайлау нәтиҗәләре гамәлдә дип танылды.