1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин балаларны һәм аларның ата-аналарын бүгенге күренекле дата белән котлады.

Кадерле якташлар! Беренче июнь көнне без элек-электән Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу көн без, олыларның, үсеп килүче буын өчен җитди җаваплылыкта булуыбызны искә төшерә. Безнең бурыч – республикабыз яшьләре сау-сәламәт булсын, әйбәт белем алсын, спорт белән шөгыльләнсен, иҗади, рухи һәм әхлакый яктан үссен өчен мөмкин булганның барысын да эшләү.

Кадерле балалар! Сезне чын күңелдән җәй һәм каникуллар башлану белән тәбрик итәм! Көч җыегыз, сәламәтлегегезне ныгытыгыз, яңа ачышларга һәм очрашуларга сөенегез! Сезгә һәм әти-әниләрегезгә бәхет, исәнлек-саулык һәм иң изге теләкләр! – диелгән анда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: