Россия ҮСК сайлау комиссияләре әгъзалары һәм Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре аппараты хезмәткәрләре өчен эш алып бару, Россия Федерациясеннән читтәге сайлау участокларында тавыш бирүне оештыру, “Сайлаулар” дәүләт автоматлаштырылган системасына (ГАС) беркетмә мәгълүматларын кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында өйрәтү семинары үткәрде. Семинарда Татарстан Республикасы ҮСК аппараты хезмәткәрләре, шулай ук республика округ сайлау комиссияләре әгъзалары катнашты. Бу чараның модераторы Россия ҮСК секретаре Майя Гришина булды. Үз чыгышында ул Россия Федерациясе сайлау комиссияләрендә һәм җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча округ сайлау комиссияләре вәкаләтләре йөкләнгән территориаль сайлау комиссияләрендә эш алып баруга кагылышлы мәсьәләләрне яктыртты. Россия ҮСК Аппаратының Документлар белән тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары – архив документлары бүлеге башлыгы Наталья Ковалева сайлау документларының сакланышы, аларны саклау һәм архивка бирү тәртибе турында сөйләде. Россия Федерациясе субъектларыннан видеокүрсәтү барышында округ сайлау комиссияләре вәкаләтләре йөкләнгән территориаль сайлау комиссияләрендә эш алып баруның инде яшәп килгән гамәле турында докладлар белән Тверь өлкәсе Сайлау комиссиясе һәм Башкортостан Республикасы ҮСК вәкилләре чыгыш ясады.