Татарстан Республикасы ҮСК сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре вәкилләре белән “Сайлаулар” ДАС “Кандидатлар, вәкаләтле вәкилләр, ышанычлы затлар турында белешмәләр әзерләү” махсуслаштырылган программ эшләнмәләрне (СПИ) куллану мәсьәләләре буенча гамәли дәрес уздырды. Әлеге программ модуль ярдәмендә сәяси партияләрдән кандидатлар, үз-үзләрен күрсәткән кандидатлар җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясендә катнашу өчен кирәкле документларны әзерли алачак.
Дәресне үткәргән Татарстан Республикасы ҮСК аппаратының “Сайлаулар” ДАС мәгълүмати тәэмин итү идарәсе башлыгы Роман Потапов тыңлаучыларга программ продуктны урнаштыру,эшләтеп җибәрү, көйләү һәм эксплуатацияләү буенча җентекле инструкция ясады. Өйрәнү барышында килеп туган хокукый сорауларга хокук бүлеге мөдире Елена Григорьева җавап бирде. Чара ахырында семинарда катнашкан сәяси партияләрнең территориаль төбәк бүлекчәләре вәкилләре мәгълүматны мөстәкыйль кертеп карау өчен өйрәтү видеоматериаллары, тиешле инструкция, шулай ук СПИның электрон копиясен алдылар.