Бүген Татарстан ҮСК физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучыларның хокукый культурасын күтәрү буенча чаралар комплексы кысаларында Skype- конференция уздырды.
Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә белән бергәләп оештырылган бу чара төрле шәһәрләрдәге – Казан, Азнакай, Бөгелмә һәм Чистайдагы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне берләштерде.
Залда һәм үз мониторлары янында җыелучыларны республика Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары Валентина Каменькова сәламләде. Ул җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек турында сөйләде һәм республика электоратының 10 проценты тирәсен тәшкил иткән мөмкинлекләре чикле гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү мәсьәләләренә аерым тукталды. Мәсәлән, В. Каменькова алты бермандатлы округ буенча кандидатлар турында белешмәләр һәм башка мәгълүмати-аңлату материаллары зуррак шрифтта һәм Брайль әлифбасын кулланып басылачагын билгеләп үтте. Конференциядә катнашучылар арасында яшь һәм булачак сайлаучылар өчен “Без – Россия гражданнары!” дигән иҗади конкурс башлау турындагы хәбәр зур кызыксыну тудырды.
Аны Татарстан Республикасы ҮСК инде дуртенче мәртәбә уздырачак. Skype-конференциядә шулай ук ВОЗның төбәк бүлекчәсе рәисе Владимир Федорин, Республика махсус китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев, Казан күз күреме буенча инвалидларның яшьләр оешмасы рәисе Марсель Гайфуллин, , Азнакай, Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләре территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре катнашты.