ММЧ вәкилләре игътибарына!

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Россия ҮСК “Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлауларны үткәргәндә телерадиотапшырулар оешмалары, вакытлы басма нәшрият редакцияләре һәм челтәр нәшрияты редакцияләре тарафыннан теркәлгән кандидатларга, сәяси партияләргә бирелгән эфир вакыты, басма мәйданы, челтәр нәшриятларында сайлау алды агитациясе материалларын урнаштыру буенча хезмәт күрсәтү күләменең һәм бәясенең аерым исәбен алып бару рәвешләре турында” карарны раслады.

Карарда теркәлгән кандидатларга, сәяси партияләргә бирелгән эфир вакыты, басма мәйданы, челтәр нәшриятларында сайлау алды агитациясе материалларын урнаштыру буенча хезмәт күрсәтүнең күләмен һәм бәясен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) шулар нигезендә алып барырга тиешле форма үрнәкләре китерелә.

ҮСК “Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар турында” Федераль закон нигезендә исәпкә алу белешмәләрен тавыш биргәннән соң ун көн вакыт эчендә Гомумроссия телерадиотапшырулар оешмалары, вакытлы басма нәшрияты, челтәр нәшрияты редакцияләре – Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенә, ә төбәк һәм муниципаль оешмалар һәм редакцияләр – Россия Федерациясе субъекты сайлау комиссиясенә тапшырырга тиешлегән исегезгә төшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: