Татарстан Республикасында сайлауларны оештыручылар Россия ҮСК программасы буенча укуны дәвам итәләр

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Татарстан ҮСК аппаратының хокукый бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасының 6 округ сайлау комиссиясе әгъзалары Россия Үзәк сайлау комиссиясе оештырган чираттагы онлайн-семинарда катнаштылар.

Чараны Россия ҮСК секретаре Майя Гришина ачты. Ул семинарның кандидатлар күрсәтү турында документларны кабул итү буенча гомуми мәсьәләләрен билгеләде, кайбер законнардагы яңалыкларны һәм төбәк сайлау комиссияләренә ярдәмгә әзерләнүче тәкъдимнәрне искә алды. Үзәк комиссия секретаре аерым блок итеп сайлауларда исемлекләрне аныклауның проблемалы мәсьәләләрен күрсәтте.

Турыдан-туры кабызганда Владимир, Новосибирск, Архангельск өлкәләре, Коми Республикасы, Краснодар крае сайлау комиссиясе рәисләре сайлаучылар исемлекләре белән эшләү тәҗрибәсен уртаклаштылар.

Соңыннан Россия Федерациясе ҮСК күрсәтү турында документлар кабул итү түртибе турындагы мәсьәләне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: