Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары!”
IV Республика иҗади кокурсы башлануын белдерде. Конкурс физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләрнең гражданлык-хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү, сайлау институтының үсеш тарихын һәм сайлау законнарын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатында уздырыла.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 7 яшьтән 30 яшькәчә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшь гражданнар катнаша ала. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: “Йөрәк һәм шигырь белән сайлыбыз” (әдәби конкурс), “Сайлауларны ясыйбыз” (рәсем конкурсы), “Мин – булачак сайлаучы” (декоратив-гамәли сәнгать конкурсы).Конкурс эшләре һәм документлар 2016 елның 30 июленә кадәр, “Конкурс” тамгасы куеп, түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420095, Казан шәһәре, Серов проспекты, 3нче йорт, Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе.
E-mail: rsbs@yandex.ru. Конкурста катнашу мөмкинлекләре турында төгәл мәгълүматны шул ук китапханәдә 8(843) 560-50-12, 89033438746 телефоннары буенча алырга була.