Дәүләт Думасы депутатның башкарма документлар буенча бурычларның булуы турында сайлаучыларга мәгълүмат бирү хакындагы тәкъдимен карый

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Депутат Сергей Иванов Дәүләт Думасы каравына “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” 67 – ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын кертте. Әлеге закон проекты белән барлык дәрәҗәдәге сайлап куелучы вазыйфаларга кандидатларның мөлкәти һәм мөлкәти булмаган характердагы башкарма документлар буенча булган бурычлары турында мәгълүмат бирү һәм халыкка игълан итү хакында мәҗбүри таләп кертергә тәкъдим ителә. Закон чыгару инициативасы авторы фикеренчә, шулай итеп, төп гарантияләрнең берсе булган сайлауда катнашучылар турында сайлаучыларга дөрес һәм объектив мәгълүмат бирү торган, сайлаучыларның ирекле ихтыярын белдерү принцибы өстәмә рәвештә тәэмин ителәчәк. Федераль закон проектына аңлатма язуында кандидаттан суд аша эзләтеп алынган бурычларның булу факты, шулай ук әлеге бурычларның характеры (кредит, алимент, зарарны каплау һ.б.ш.) сайлаучыга кандидитның шәхси сыйфатлары (тәртиплелек, башкаручанлык, җаваплылык һ.б.ш.) турында да, социаль сыйфатлары (законнарны тану, бурычларны үтәү өчен җаваплылык һ.б.ш.) хакында да фикерләргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу сайлаучыларга кандидатның финанс (коррупцион) йомшаклыгын бәяләү мөмкинлеге бирә. Закон проекты нигезендә башкарма кәгазь буенча булган бурычлар турында белешмә бирмәү яисә ялган мәгълүмат бирү кандидатны теркәүдән баш тарту йә теркәүне юкка чыгару өчен нигез булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: