Белемнәр – хокукка сыешлы гамәлләр нигезе

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Сайлаучыларның (референдумда катнашучыларның) хокукый культурасын күтәрү буенча төп чараларның җыелма планын гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе кабул иткән, 2016 елга Татарстан Республикасында сайлауларны һәм референдумнарны оештыручыларны өйрәтү һәм сайлау технологияләрен үстерү кысаларында Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләре сайлауларны оештыручылар – участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуга керештеләр. Укуларның максаты булып участок сайлау комиссияләре әгъзаларын һәм резервын сайлау хокукы һәм процессы нигезләре белән таныштыру, сайлау чорында, тавыш бирү көнендә, сайлаучылар тавышларын санаганда һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләгәндә комиссиядә эшләү тәҗрибәсен булдыру тора. Дәресләр теоретик өлештән дә (лекцияләр), гамәли өлештән дә – эшлекле уеннардан тора. Соңгысында барлык кирәкле атрибутлар – яшерен тавыш бирү кабинасы, стационар һәм күчмә урналар белән җиһазланган, сайлау документлары үрнәкләре булган модель сайлау участогында тавыш бирү вакытында сайлау участогында килеп чыккан типик хәлләр карала. Моннан тыш, укыту программасында участок комиссияләренең хокук саклау органнары һәм сайлау процессында катнашучылар белән эшләү, сайлаучыларга мәгълүмат бирү, сайлаучылар исемлекләрен төзү һәм катгый хисап документлары белән эшләү, сайлау алды агитациясе чорында һәм тавыш бирү көнендә кергән мөрәҗәгатьләрне һәм шикаятьләрне карау кебек мөһим темалар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: