Бүген Татарстан ҮСК утырышлар залында видеоконференция режимында республика территориаль сайлау комиссияләре белән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә булды.
Киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин сәламләде. Ул Россия Федерациясе Президенты В.Путин 2016 елның 18 сентябрендә сайлаулар билгеләү турындагы Указга кул куюы хакында белдерде, ә бу исә федераль сайлау кампаниясенә рәсми старт бирү дигән сүз.
Аннан соң комиссия секретаре Надежда Борисова, законнарга үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уздыру үзенчәлекләре турында сөйләде. Татарстан ҮСК Рәисе урынбасары Валентина Каменькова федераль һәм өстәмә сайлауларда финанслау мәсьәләләренә җентекләп тукталды.
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы ҮСК аппаратының хокук бүлеге мөдире Елена Григорьева чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучылар игътибарына кандидатлар күрсәтү һәм теркәү тәртибендәге төп үзгәрешләрне җиткерде.