Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең алдагы сайлауларга әзерлек буенча утырышы булды

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы ҮСКнең 2016 елның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны билгеләү турында Россия Федерациясе Президенты 2016 елның 17 июнендә кул куйган Указыннан соңгы беренче утырышы булды. Закон буенча элеге документ бастырып чыгарылган мизгелдән башлап, Россиядә рәсми төстә парламент сайлау кампаниясе башлана.

Сайлаулар 2007 елда юкка чыгарылган һәм 2013 елда торгызылган катнаш сайлау системасы буенча узачак: 225 депутат партия исемлекләре буенча (пропорциональ система) һәм 225е – бермандатлы округлар буенча (мажоритар система) сайланачак. Пропорциональ система буенча парламентка керер өчен, партияләргә биш процентлы киртәне үтү зарур. Округларда кандидатларга сайлаучыларның гади күпчелеге тавышын алу җитә. Сентябрь сайлауларында 70 тән артык сәяси партия катнаша ала. Бүгенгә Дәүләт Думасында дүрт партиянең – “Бердәм Россия”, “КПРФ”, “Гадел Россия” һәм ЛДПР вәкилләре бар.

2016 елның 20 июнендә Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча чараларның Календарь планын раслады, анда бөтен сайлау кампаниясенең вакыты һәм эчтәлеге төгәл билгеләнгән.

Әйтик, сәяси партияләр тарафыннан кандидатларның федераль исемлекләрен һәм бермандатлы округлар буенча кандидатларны күрсәтү партия съездларында 18 июньнән 12 июльгәчә үтәчәк, ә бермандатлы округлар буенча кандидатларның үз-үзләрен күрсәтүе шулай ук 18 июньнән 12 июльгәчә була. Кандидатларның федераль исемлекләрен теркәү һәм бермандатлы округлар буенча кандидатларны теркәү өчен документларны кабул итү җирле вакыт белән 4 июльдән алып 3 августта 18 сәгатькә кадәр барачак. Кандидатларның тапшырган белешмәләрен тикшерүне исәпкә алып, теркәү турында карар 10 көн дәвамында кабул ителә, теркәүнең иң соң чиге – 2016 елның 13 августы. Телерадиотапшыру оешмалары каналларында, вакытлы матбугат басмаларында һәм челтәр басмаларында сайлау алды агитациясе 20 августтан 17 сентябрьгә кадәр барачак. Территориаль сайлау комиссияләрендә читтә тавыш бирү таныклыкларын тапшыру 3 августтан, ә участок сайлау комиссияләрендә – 7 сентябрьдән башлана. Тавыш бирү урыны һәм вакыты турында сайлаучыларга 7 сентябрьдән дә соңга калмыйча хәбәр ителә. Сайлаучылар үз сайлау участокларына сайлаучылар исемлекләре белән танышу һәм аны төгәлләштерү өчен 7 сентябрьдән килә алалар. 18 сентябрьдә тавыш бирү 08.00 сәгатьтә башлана (республика сайлауларында – 07.00 сәг.) һәм 20.00 сәгатьтә тәмамлана. Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларның гомуми нәтиҗәләрен билгеләү 3 октябрьдән дә соңга калмый.

Шулай итеп, Календарь план белән Думага сайлауларны әзерләү һәм аларны үткәрү чорында сайлау гамәлләренең төп вакытлары билгеләнде. Сайлауларга 87 көн кала. Төп бурыч булып сайлау нәтиҗәләренә һичшиксез җәмәгать ышанычын, аларның легитимлыкларын тәэмин итү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: