Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары (Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, МЧС, ФНС, УФМС дәүләт идарәләре, ЗАГС идарәсе, Саклык банкы, Милли банк) вәкилләре белән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин сәламләде. Ул федераль сайлау кампаниясенә старт биргән сайлауларны 2016 елның 18 сентябренә билгеләү турындагы Указга Россия Федерациясе Президенты В.Путинның кул куюы турында игълан итте һәм Россия ҮСК раслаган Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча чараларның Календарь планы төп даталарын хәбәр итте. “Президент Указына кул куелган мизгелдән барлык сайлау гамәлләре буенча катгый вакыт гамәлгә керә. Безнең киңәшмәнең бурычы – мөмкин булган проблемаларны ачыклау һәм аларны бик тиз хәл итү ысулларын билгеләү, сайлау кампаниясе чорында безнең үзара хезмәттәшлек мөмкин кадәр нәтиҗәле булсын”, – дип билгеләп үтте Әкзам Гобәйдуллин.
Киңәшмә барышында үткән сайлау кампанияләрендә сайлау комиссияләре юлыккан проблемалар тикшерелде, аларны киләчәктә булдырмау чаралары эшләнде. Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомствалары вәкилләре Думага сайлауларны әзерләү һәм уздыру чорында үз вәкаләтләре чикләрендә сайлау комиссияләренә һәръяклы булышлык күрсәтәчәкләрен белдерделәр.