Сайлаулар процессында катнашучылар игътибарына!

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы ҮСК сайлау комиссиясе процессында катнашучыларның сайлау турындагы законнар сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү чорында сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуда билгеле бер чикләү кертүен исенә төшерә.

Мәсәлән, “Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар турында” Федераль законның 69 статьясы нигезендә сайлау кампаниясе чорында кандидатның сурәтен яисә фамилиясен кулланып, Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар белән бәйле булмаган коммерциячел һәм башка реклама эшчәнлеге, шулай ук кандидатларның федераль исемлеген күрсәткән сәяси партия эмблемасы яки башка символикасыннан файдаланган реклама сәяси партия сайлау фондын булдыргач кына, фәкать аның исәбеннән түләнә.

Шул ук вакытта, материалларда сайлау алды агитациясе билгеләре булган очракта, аларда моннан тыш, сайлаулар турында законнарда каралган төп белешмәләр булуы шарт, шулай ук таратыла башлаганга кадәр үз сайлау комиссиясенә күрсәтелергә тиеш.

Агитация материалларында сәяси партиянең эмблемасыннан яисә башка символикасыннан һәм кандидатның фамилиясеннән яки сурәтеннән файдалану тиешле сайлауларда сайлау берләшмәсенең, кандидатның сайлау фондын булдырганнан соң гына мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: