Татарстанда беренче кандидат үз-үзен күрсәтте

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда беренче кандидат үз-үзен күрсәтте. Ул – 1984 елда туган Хәлиуллин Руслан Рөстәм улы, 31 номерлы бермандатлы Үзәк сайлау округыннан күрсәтелде.

Кандидат өчен аннан соңгы этап – сайлаучылар имзаларын җыю.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе бермандатлы сайлау округлары буенча үз-үзеңне кандидат итеп күрсәтү 2016 елның 12 июленә кадәр дәвам итүен исегезгә төшерә. Сәяси партияләр бермандатлы сайлау округларыннан күрсәткән кандидатлар документларны тиешле сайлау комиссияләренә 2016 елның 23 июленнән дә соңга калмыйча тапшыра алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: