Әкзам Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында катнашты

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Ә.С.Гобәйдуллин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы  утырышында катнашты.

Президиум парламентарийлар каравына 27 мәсьәлә, шул исәптән республиканың 16 закон проекты, 8 федераль закон проекты һәм Россия төбәкләре закон чыгару органнарының закон инициативасын кертте.

Татарстан Республикасының 13 закон проекты беренче укылышта, 3 есе – икенче укылышта карала. Беренче укылышта 2016 елга республика бюджетын һәм Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды бюджетын үзгәртү турында закон проектлары каралачак. Моннан тыш беренче укылышта карауга Бюджет кодексына һәм Татарстан муниципаль хезмәте кодексына, шулай ук дәүләт граждан хезмәте турында, Иҗтимагый палата хакында, “Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында, мәгариф хакында һәм республиканың башка законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары әзерләнгән.

Икенче укылышта ветеринария эше турында, яшьләр һәм дәүләтнең яшьләр сәясәте хакында, Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: